Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Кырлайдагы Тукай музеенда РФ Президенты грантына «Күн мозаика сәнгате» күргәзмәсе ачылды

0
Кырлайдагы Тукай музеенда РФ Президенты грантына «Күн мозаика сәнгате» күргәзмәсе ачылды

Кырлайда урнашкан Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында «Күн мозаика сәнгате» күргәзмәсе һәм мастер-класслар сериясе ачылды.

«2023 елда безнең музей комплексы РФ Президентының иҗади проектларга ярдәм итү буенча грантына ия булды. Грант кысаларында «Безнең мирас» күн мозаика эшләнмәләре күргәзмәсен оештыру һәм халыкның социаль якланмаган катламнары өчен халык сәнгать кәсепләре эшләнмәләре ясау буенча мастер-класслар үткәрү» проектына 1 млн сум күләмендә финанслау бирелгән», дип хәбәр итә Тукай әдәби-мемориаль музее.

Чарада Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, район мәгариф һәм мәдәният идарәләре башлыклары Рамил Мөхәммәдияров һәм Илфар Әюпов, Мәдәни ресурслар үзәге директоры урынбасары Әнзия Закирова, шулай ук мәгариф оешмалары, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, Иҗтимагый совет, Ветераннар советы, Хатын-кызлар советы рәисләре катнашкан.

«РФ Президентының иҗади проектларга ярдәм итү буенча грантына ия булган проектыбызның төп максаты – халык-сәнгать кәсепләрен саклауга һәм үстерүгә ярдәм итү», – ди Кырлайдагы Тукай музее директоры Алинә Мөхәммәтшина. Ул 1929 елда Татарстанда барлыкка килгән күн мозаика буенча беренче артель бөек шагыйрь Габдулла Тукай исемен йөртүе турында да кызыклы мәгълүмат биргән.

«Күн мозаика сәнгате» күргәзмәсе экспозициясенең нигезен Татарстанның халык рәссамы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, 2023 елда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Наилә Кумысникованың эшләре тәшкил итә. Шулай ук, 1960-2000 елларда эшләгән Арча милли аяк киеме фабрикасы җитештергән әйберләр һәм бүгенге көнгә кадәр безнең районда эшләүче һәм әлеге һөнәрне үстерүче осталарның эшләре тәкъдим ителгән.

Күргәзмәдә барлыгы 70-ләп экспонат тәкъдим ителгән: күн мозаика техникасында эшләнгән әйберләр – күн паннолар, сумкалар, капчыклар, мендәрләр, итекләр, аяк киемнәре һ.б. «Күн мозаика сәнгате» күргәзмәсе Тукай музеенда 2024 елның февраль ахырына кадәр эшләвен дәвам итәчәк.

Музейда старт алган мастер-класслар сериясе дә РФ Президенты гранты кысаларында гамәлгә ашырыла. Аларда итек кәсебе (күн мозаика), шулай ук күннән брелоклар, алкалар һәм башка әйберләр ясау буенча мастер-класслар оештырылачак. Мастер-классларга күргәзмәгә килүчеләр дә бушлай кушыла ала.

Халыкның социаль һәм икътисади яктан якланмаган катламнары (күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләрдәге балалар, пенсионерлар, инвалидлар) өчен 12 күчмә мастер-класс үткәрү дә планлаштырылган. Мастер-классларны музейда һәм Арча балалар сәнгать мәктәбендә уздыру күздә тотыла. Мастер-класслар шулай ук укучылар һәм студентлар өчен оештырылачак. Аларны күн мозаика әйберләре ясау күнекмәләренә ия осталар үткәрәчәк.

  • 2023 елда Габдулла Тукай музей комплексы директоры урынбасары Фердинанд Кавиев РФ Президентының 17.07.2023 елгы 264-рп номерлы боерыгы нигезендә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә гомуммилли әһәмияттәге иҗади проектларга ярдәм итү өчен Россия Федерациясе Президенты грантын алу конкурсында җиңүче булды.





Губернаторы России
Москва

Собянин: В ТиНАО в программу реновации включили 268 домов





Москва

НАЛОГИ С ЗАРПЛАТ И НДС МОГУТ ОТМЕНИТЬ?! Государственная Дума и Правительство РФ оптимизируют налоги.


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин. Главное за день



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Антонио Вивальди

По мотивам Вивальди: необычный мультиформатный перфоманс покажут в Екатеринбурге




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге назвала главные стимулы россиян для систематических занятий физкультурой и спортом

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о развитии спорта и повышении его доступности для граждан

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о спорте и ежедневных здоровых привычках


Екатерина Александрова

Екатерина Александрова уступила Линетт во втором круге турнира в Страсбурге



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Камилла Рахимова

Рахимова на отказе соперницы вышла в четвертьфинал турнира в Рабате



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России