Чаллыда тыелган урында юл аша чыкккан җәяүлене машина таптаткан
Чаллыда бүген көндез юл-транспорт һәлакәте булган. Якынча мәгълүматлар буенча, Kia автомобиле белән идарә итүче 42 яшьлек хатын-кыз рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыгучы 54 яшьлек хатын-кызны таптатып үтергән.
Нәтиҗәдә җәяүле урында ук үлгән. Автоинспекторлар фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен тикшерә.
Дәүләт автоинспекциясе йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өнди.