Чукоткада югалган самолетны тапканнар, пилотлар һәм пассажир исән
Чукоткада югалган Ан-2 самолеты табылган, пилотлар һәм пассажир исән. Бу хакта губернатор Владислав Кузнецов Телеграм-каналында хәбәр итте.
«Якынча мәгълүматлар буенча, өч кеше - пилотлар һәм пассажир исән, әмма төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган», - диде ул.
Губернатор сүзләренчә, самолет табылганда бортта 2 кеше булган - икенче пилот һәм пассажир. Судно капитаны элемтә урынын эзләп җәяү киткән. Хәзерге вакытта һава судносы капитаны артыннан эзләү төркеме чыкты.
Искәртик, самолет Певек-Ас Полярный-Певек маршруты буенча очкан, ниндидер мизгелдә ул радарлардан югала һәм утыру вакытында элемтәгә чыгудан туктый.