Казанда макулатура тапшыручылар арасында театрга билет уйнаталар
11 ноябрьдә Казанда макулатура җыю буенча «БумБатл» Бөтенроссия акциясе була. Бәйгедә Казан яшьләр театрына, Тукай Татар филармониясенә, Салих Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ, Галиәсгар Камал исемендәге театрга һәм Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына билетлар уйнатылачак.
Театрга билет алу өчен җыю пунктына бер кешегә 16 килограммнан артык макулатура китерергә кирәк. Чара 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр «Мега Казан» сәүдә үзәге парковкасында була. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.
Конкурста бары тик физик затлар гына катнаша ала. Акцияне оештыручылар – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.
Исегезгә төшерик, «БумБатл» – кәгазьне эшкәртүгә тапшырып, табигать турында кайгырту мөмкинлеге. Ләкин, теләсә кайсы батл кебек үк, ул шулай ук җыелган макулатура саны буенча ярышлар да булып тора, аларда команда яки шәхси зачетта беренчелек өчен көрәшергә мөмкин. Акция 10 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен уза, диелә хәбәрдә.