Рөстәм Миңнеханов «Аддитив технологияләр — яңа чынбарлык» Лидер-форумында катнашачак
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Аддитив технологияләр — яңа чынбарлык» V Лидер-форум кысаларында пленар утырышта катнашачак. Форум 20-21 ноябрь көннәрендә Казан IT-паркында уза. Бу хакта Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы урынбасары Илья Колчин хәбәр итте.
«Татарстан Рәисе форумга барырга планлаштыра, аның катнашуы расланды. Без пленар сессия, шулай ук уннан артык тематик чара үткәрәчәкбез. Бу ике көндә 1,5 меңгә якын кеше көтәбез. Алар — дәүләт ведомстволары вәкилләре, сәнәгать предприятиеләре экспертлары», — дип уртаклашты ул Мәскәүдә Россия Иҗтимагый палатасында узган матбугат конференциясендә видеоэлемтә аша чыгыш ясаганда.
Фото: © «Татар-информ», Дарья Сәйфиева
Колчин сүзләренчә, югарыда әйтелгән чараны Татарстан мәйданчыгында уздыру башка төбәкләрдән килгән кунакларга гына түгел, республиканың үзенә дә аддитив технологияләрне тирәнрәк үзләштерергә, барлык яңалыклар, җитештерү нечкәлекләре турында белергә мөмкинлек бирәчәк.
«Аддитив технологияләр — яңа чынбарлык» Лидер-форумы кысаларында, пленар сессия һәм панель дискуссияләрдән тыш, Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк мәйданчыгында Россиянең 10 алдынгы компаниясенең яңа эшләнмәләре күргәзмәсе эшләячәк. Экспозиция арт-галерея форматында тәкъдим ителә. Шулай ук форум кырында Россиядә ясалган иң яңа сериядәге Rusmet-310 3D-принтерын күрсәтәләр.