Синоптиклар Татарстанда 10 ноябрь кичендә томан төшәчәге турында кисәтте
Синоптиклар Татарстан халкын якын сәгатьләрдә һава шартлары начарлануы турында кисәтә.
«10 ноябрьдә көннең икенче яртысында, 11 ноябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе көтелә», – диелә Гидрометеорология үзәге хәбәрендә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, алдагы ял көннәрендә Татарстан территориясендә явым-төшем әкренләп туктаячак, ә температура фоны түбәнәячәк.