Чирмешәннең Бәркәтә авылында элеккеге фермалар урынына агач утыртканнар
Чирмешәннең Бәркәтә авылында элеккеге хуҗалыкның фермалары урнашкан территориядә 2150 төп агач утыртканнар. Бу чарада район башлыгы Рамил Айбатов та катнашкан. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.
«Авыл кырыенда әлеге иске, җимерелә башлаган ферма биналары, гомумән, бу территория Бәркәтәнең бөтен ямен бозып тора иде. Авылдашлар белән күптәннән әлеге урынны җыештырып, биредә агачлар утыртырга хыялландык», - ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин.
– Үз көчебез белән генә бу эшне башкарып чыга алмас идек, шуңа да, техника сорап, нефтьчеләргә мөрәҗәгать иттек. Аларга рәхмәт, гозеребезне тыңладылар. Тракторлар берничә көн дәвамында җирне чистартылар, тигезләделәр. Үзебезнең урман хуҗалыгы питомнигыннан бушлай 2 мең төп нарат, чыршы, каен, зирек үсентеләре алып кайттык, өч көн дәвамында өмәләр оештырып, аларны утырттык. Чирмешәндә яшәүче якташларыбыз да кайттылар, авылны яшелләндерүгә үз өлешләрен керттеләр.
Аның сүзен тыңлап, нефтьчеләр үзләре дә монда 150 төп нарат утырткан.