Махсус операциядә булган Лениногорск егете II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале алды
Лениногорскида махсус хәрби операциядә булып кайтучы хәрби ир-егетләр медаль һәм таныклыклар алды. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медален махсус хәрби операциядә булып кайткан Илфат Мияссаровка тапшырды. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
«Хәрби хәрәкәтләр ветераны» таныклыкларын Борис Борисов, Рубин Нуретдинов, Әнвәр Галимов, Андрей Алеткин алды.
Әнвәр Галимов «Ахмад» штурм батальоны төркеме составында була, Бахмут шәһәреннән берничә километр ераклыкта гына алгы сызыкта көрәшкән. «Алгы сызыкка кергән көнне хәтерлим. Без анда 20дән артык кеше кердек, тик алтысы гына исән калды. Яу эченнән дустымны алып чыктым. Ул нык кына контузия алды. Аны коткара алганыма шундый шатландым», - дип сөйли.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов элеккеге хәрбиләргә батырлыклары өчен рәхмәт әйтте. Алар белән килгән хатыннарына һәм әниләренә чәчәк бәйләме тапшырды.