Миңнеханов белән Тарпищев Татарстанда теннис үсеше турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән очрашты. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда республикада теннисны үстерү, кирәкле инфраструктура һәм ярышларны оештыру мәсьәләләре каралды.
Бүгенге көндә Татарстанда 3,5 мең кеше теннис белән шөгыльләнә. Республика спорт мәктәпләрендә дүрт профильле бүлек эшли, алар - Казан, Чаллы, Алабуга һәм Әлмәт шәһәрләрендә. Аларда 299 кеше теннис уйнарга өйрәнә, спортчылар белән 16 тренер шөгыльләнә. 2023 елга Россия җыелмасына Татарстаннан 22 теннисчы керә.
Искәртик, Миңнеханов һәм Тарпищев «Вершина жизни капитана Тарпищева» биографик фильмын карады. Картина 2002 елда «Дэвис Кубогы» теннис турнирында Россия командасы җиңүенең 20 еллыгына багышланган.