«Ак Барс» бер гол да кертмичә оттырды
Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Магнитогорск шәһәрендә узган матчта «Металлург» командасына җиңелде. Уен исәбе – 3:0.
Беренче период голларсыз узды.
Икенче периодның соңгы минутларында «Металлург» һөҗүмчесе Люк Джонсон исәпне ачты (1:0).
Өченче период. Өченче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Металлург» уенчысы Максим Карпов гол кертте (2:0). Әлеге периодта «Ак Барс» һөҗүмчесе Евгений Свечников, кагыйдә бозып, рәттән өч тапкыр штрафчылар эскәмиясендә утырды. Бераздан «Ак Барс» бу уенда беренче тапкыр күпчелектә калды, командалар бишкә-өч форматында уйнады, тик «Ак Барс» алканы капкага кертә алмады. Уналтынчы минутта «Металлург» хоккейчысы Егор Коробкин штрафчылар эскәмиясеннән чыгуга гол кертте (3:0).
Матчта «Ак Барс» капкасына таба 47 бәрү исәпләнде, шуның 43ен капкачы Артур Әхтәмов тотып кала алды, ә «Металлург» капкасына таба Казан командасы ясаган бәрүләр саны – 24.
Командалар составы:
«Металлург»
- Заһидулин (Набоков);
- Акользин – Зернов – Карпов, Яковлев – Орехов;
- Михайлис – Юров – Петунин, Пресс – Маклюков;
- Кошелев – Джонсон – Коробкин, Паливко – Хабаров;
- Гребёнкин – Неколенко – Силантьев (Грасс), Минулин.
«Ак Барс»
- Әхтәмов (Билалов);
- Яшкин – Шипачёв – Радулов, Журавлёв – Войнов;
- Кагарлицкий – Сафонов – Җәфәров, Юдин – Хенкель;
- Петров – Семёнов – Свечников, Лучевников – Лямкин;
- Лукоянов – Кателевский – Дыняк, Адамчук – Вәҗиев.
«Ак Барс»ның киләсе уены Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» – СКА матчы 14 ноябрьдә 19:00 сәгатьтә башлана.