Цифрлы үсеш министрлыгында нинди VPN-сервислар блокировкаланырга мөмкин икәнен әйттеләр
Россиядә эксперт комиссиясе тарафыннан интернет эшчәнлегенә куркыныч тудыра дип табылган VPN-сервислар блокировкаланачак. РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында «Яңа кешеләр» фракциясенең мөрәҗәгатенә шулай дип җавап бирделәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Кагыйдәләрнең 10нчы пунктында каралган эксперт комиссиясе карары нигезендә, чит ил трафигы өчен мобиль элемтә челтәрендә куркыныч дип табылган конкрет VPN-сервислар һәм VPN-беркетмәләр иләк аша үткәрелергә мөмкин», - диелә министрлык хәбәрендә.
Искәртеп узабыз, июль аенда Россия Президенты Владимир Путин имзалаган закон нигезендә, Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роскомнадзор) ресурсларны блокировкалауны әйләнеп үтү алымнары урын алган сайтларны тыелган ресурслар реестрына кертергә мөмкин. 18 сентябрьдә Роскомнадзорның мондый сайтларга керүне чикләү критерийларын аңлаткан боерык проекты дөнья күрде. Мондый ресурсларны 2024 елның мартыннан блокировкалый башларга мөмкиннәр.