Казан тагын балалар белән сәяхәт итү өчен иң популяр биш шәһәр арасына керде
Татарстан башкаласы Россиядә яшәүчеләр ноябрь аенда балалары белән сәяхәт итү өчен сайлаган иң популяр биш шәһәр арасына керде. Сәяхәтләрне оештыру өчен OneTwoTrip сервисы мәгълүматлары шуны раслый, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.
Балалар белән сәяхәт итү өчен лидер шәһәр – Мәскәү. Кунакханәдә белешеп куйган номерларның 20 проценты башкалага туры килә. Икенче урында – Сочи (16 процент), өченчедә – Санкт-Петербург (12,5 процент).
Казан, Екатеринбургны артта калдырып, дүртенче позициядә урнашкан. Ил эчендәге популяр юнәлешләр унлыгына шулай ук Краснодар, Түбән Новгород, Ростов-Дон, Калининград һәм Төмән шәһәрләре кергән.
Ә иң популяр чит ил юнәлеше – Истанбул, балалы гаиләләрнең 12 проценты шунда юл тота. Ял итүчеләрнең 7 проценты – Минскины, 6 проценты Дубайны сайлый. Мондый туристлар арасында шулай ук Бангкок, Паттайя, Баку, Сингапур, Абу-Даби, Варадеро һәм Тбилиси шәһәрләре дә популяр.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Казанның ТВИЛ.РУ сервисы версиясе буенча балалар белән сәяхәт итү өчен иң популяр шәһәрләр бишлегенә керүе хакында хәбәр иткән иде.
РФ Президенты Владимир Путин да төбәкләрдә эчке туризмны үстерүнең әһәмиятен билгеләп үтте. «Шунысы мөһим, туризм өлкәсен ышанычлы, нәтиҗәле рәвештә үстерү өчен Россиядә барысы да бар. Бу – гаять зур тарихи, мәдәни, табигый һәм рекреацион потенциал», - дип белдерде дәүләт башлыгы.