Бөтендөнья татар конгресыннан Ирек Шәрипов Минзәлә районында эш сәфәрендә булды
Районнар буенча эш сәфәре барышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов Минзәлә районында булды. Бу хакта «Минзәлә» сайтында хәбәр ителә.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов белән ул конгрессның җирле оешмасы активы белән очрашты.
Әлеге очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, Минзәлә педагогика көллияте директоры Ренат Ибраһимов, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәзилә Галиева, район мәдәният сарае директоры Гөлчәчәк Габдрахманова, Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова катнашты.
Конгрессның уңышлы башлангычларын районнарга җәелдерү белән беррәттән, һәр җирлекнең үзенчәлекләрен саклап калу һәм үстерү район оешмаларының төп бурычы булып тора. Ирек Шәрипов Югары Тәкермән авыл җирлегендә әлеге юнәлештә алып барылган эшчәнлек белән танышты.