Нурлатта татар блогерларын тәрбияли башладылар
Нурлатта Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәге каршында татар блогерлык мәктәбе ачылды. Бу хакта «Нурлат-информ» хәбәр итә.
Бу «Мин татар баласы» проектының Татарстан территориясендә социаль-әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга грантлар бирү конкурсында җиңүе нәтиҗәсендә мөмкин булды.