Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында бильярд ярышы җиңүчеләре билгеле
ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында бильярд ярышларында Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин җиңү яулады. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Икенче урынны – Әлмәт районы башлыгы урынбасары Марат Гыйрфанов, өченче урынны – Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, дүртенче урынны Азнакай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов алды.
ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы 11 нче тапкыр узды. Ярышлар ел дәвамында февральдән декабрьгә кадәр тугыз спорт төре буенча үтә: чаңгы узышлары, волейбол (ирләр һәм хатын-кызлар), өстәл теннисы, бильярд, шахмат, җиңел атлетика, бадминтон, мини-футбол һәм йөзү.
Алда – 16-18 ноябрьдә узачак мини-футбол турниры. Шулай ук 1-4 декабрьдә җиңел атлетика, йөзү, бадминтон һәм шахмат буенча ярышлар планлаштырылган, диелә хәбәрдә.