Хөкүмәт социаль газлаштыру буенча ташлама алуны гадиләштерде
Ташламалардан файдаланучыларга социаль газлаштыруга дәүләт ярдәме алуны гадиләштерделәр. Хәзер алар йортны челтәрләргә тоташтырган өчен субсидиянең тулы суммасын беренче түләүгә кертә алачак. Бу хакта Хөкүмәт сайты хәбәр итә.
Элегрәк гражданнар субсидиянең күпчелек өлешен бары тик башкарылган эш бәясенең 50 процентын каплауга гына сарыф итә ала иде. Шул рәвешле, түләүне ике өлешкә бүлергә туры килде. Шул ук вакытта, икенче түләүгә калган акчаны алу өчен алар төбәк хакимият органнарына кабат мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр иде. Мисал өчен, әгәр башкарылган эш бәясе 150 мең сум тәшкил итсә, гражданин беренче түләүгә субсидиянең 75 мең сумын гына файдалана алды.
Үзгәрешләр нәтиҗәсендә килешү буенча процент нисбәте үзгәреш кичерергә мөмкин.
«Бу чаралар ташламалардан файдаланучыларга дәүләт ярдәмен оператив рәвештә тәкъдим итәргә һәм социаль газлаштыру буенча Президент күрсәтмәләрен тулы күләмдә гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк», - дип искәртте Россия Премьер-министры Михаил Мишустин.
Аның сүзләренчә, быел гына да ташламалардан файдаланучыларга түләнгән субсидияләрнең күләме 1,5 миллиард сумнан артып киткән. Аларга социаль газлаштыру буенча 18 мең килешү рәсмиләштерелер дип көтелә.
Бу эш Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән башкарыла. Социаль газлаштыру ярдәмендә россиялеләрнең газ торбасын үз участоклары чигенә кадәр бушлай сузу мөмкинлеге барлыкка килде. Ташламалардан файдаланучы гражданнарга дәүләт газны өйгә кертергә дә ярдәм итә.