Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театры гастрольләр белән Казанга килә
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театры һәр ике ел саен Казан тамашачысына иң популяр һәм яңа спектакльләрен тәкъдим итә. Театр бу юлы да үз традицияләренә тугры калды – 14-19 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә театрның гастрольләре узачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
«Казанда безнең гастрольләр Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үтә. Анда коллективның яртысы диярлек – артистлар, техник цех хезмәткәрләре һәм «Килен» спектаклендә уйнаучы балалар – барлыгы 104 кеше катнаша, бу 104нче театраль сезон өчен символик мәгънәгә ия. Безнең гастрольләр югары дәрәҗәдә узар дип өметләнәбез», - дип искәртте театр директоры Иршат Фәйзуллин.
Алты көндә барлыгы 15 чара – Камал театры сәхнәсендә 11 спектакль, өч күчмә спектакль һәм Россия Герое, генерал Миңнегали Шәйморатовка багышланган иҗат очрашуы – планлаштырылган. Соңгысы «Залесный» мәдәният үзәгендә узачак.