Эльмира Кәлимуллина Казанның Мәскәү районы оешуның 50 еллык бәйрәмендә чыгыш ясаячак
Җырчы, «Голос» музыкаль проекты финалисты Эльмира Кәлимуллина Казанның Мәскәү районы оешуга 50 ел тулуга багышланган бәйрәмдә чыгыш ясаячак. Моннан тыш, шушы районда туып үскән башка танылган кешеләр, шул исәптән Роман Плеханов һәм Дмитрий Железнов та сәхнәдән район халкын котлаячак. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта билгеле булды.
«Барлык кунакларны бай мәдәни программа көтә, анда чыгышы белән Мәскәү районыннан булган кешеләр катнаша. Шулай ук үткән еллар атмосферасына чумарга һәм ярты гасыр эчендә райондагы үзгәрешләрне бәяләргә мөмкинлек бирә торган фотокүргәзмә оештырылачак», - дип белдерде шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов.
Юбилей кичәсе 15 ноябрьдә «Мәскәү» мәдәният үзәгендә узачак.