Росконгресс бизнес-туризм һәм күргәзмәләр оештыру өчен «Хәләл» сертификатын алды
Росконгресс ислам нормалары буенча конгресс-күргәзмә эшчәнлеге алып бара башлаячак. Фонд әлеге юнәлештә Россиядә беренче «Хәләл» сертификаты иясе булды. Бу хакта Россия сыйфат системасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Россия сыйфат системасы-хәләл» продукция һәм хезмәтләрне сертификатлаштыру органы Россиядә беренче хәләл стандартлары буенча бизнес-туризм һәм конгресс-күргәзмә эшчәнлеге үткәрүгә тәңгәллек сертификатын тапшырды. Җентекле сертификация узгач һәм белгечләрне укытканнан соң Росконгресс фонды хәләл аккредитацияләнгән орган сертификатын алды», - диелә хәбәрдә.
Росконгресс ислам нормалары буенча чаралар оештыра, шулай ук кунакларга хезмәт күрсәтү өчен тиешле барлык әйберне тәкъдим итә алуын раслады. Фонд чаралары тематикасы хәләл принципларына каршы килми, хезмәткәрләр тиешле дресс-кодны үти һәм мондый вакыйгаларда катнашу нечкәлекләрен аңлый.
Сертификат шулай ук Росконгресска ислам илләрендә форумнар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Мондый чаралар оештыру өчен сертификат булуы мәҗбүри.