Миңнеханов Лаеш районында «Буревестник» компаниясенең автопаркын карады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында «Буревестник» транспорт компаниясе паркында булды һәм аның эшчәнлеге белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Рөстәм Миңнеханов автобусларны карады, ремонт цехларында булды, шулай ук компаниянең автопаркны яңарту эше белән танышты», — диелә хәбәрдә.
«Буревестник» 2004 елда заказ белән пассажирлар ташу өчен оештырылган. 2013 елдан 2 гектардан артык мәйданлы автопарк Лаеш районының Усад авылында эшли. База территориясендә административ корпус, гаражлар, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт цехлары, машина юу урыны бар.
Предприятие автопаркы 98 берәмлектән тора, шуларның 68е — күп кеше сыйдырышлы автобус, 23 микроавтобус һәм 7 җиңел автомобиль.
«Буревестник» республика территориясендә һәм аннан читтә уздырыла торган төрле дәрәҗәдәге чараларга транспорт хезмәте күрсәтүче оператор булып тора. Алар арасында Универсиада-2013, Сочида кышкы Олимпия һәм Паралимпия уеннары, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты һ.б. Шулай ук туристларга һәм Казан кунакларына, даими автобус маршруты пассажирларына хезмәт күрсәтә.