Екатерина Мизулина танылган блогер һәм коучларны тикшерергә кушты
«Куркынычсыз интернет лигасы» башлыгы Екатерина Мизулина Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү шәһәре буенча идарәсенә танылган блогерларны тикшерү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Аның фикеренчә, алар да күптән түгел тоткарланган Аяз Шабутдиновның мошенниклык схемасы буенча эш итәргә мөмкин. Мизулинаның Telegram-каналында шул хакта мәгълүмат чыкты.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, Эдвард Бил, Ксения Губина, Тата Феодориди, Асхаб Тамаев, Гусейн Гасанов һ.б. танылган блогер һәм коучларга карата тикшерү оештырырга кирәк.
«Алар күптән түгел тоткарланган Аяз Шабутдиновныкына охшаш мошенниклык сценарие буенча эш итәргә мөмкин», - дип искәртә Мизулина.
Элегрәк агентлык блогер-миллионник Аяз Шабутдиновның белем бирү курслары саткан вакытта мошенниклыкта шикләнелүе хакында язып чыккан иде.
Гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Шабутдиновның иң кыйммәтле курслары 5 миллион сум тора.