«Дәүләт хезмәтләре»ндә электрон студент билетлары һәм зачет кенәгәләре барлыкка киләчәк
Россия югары уку йортлары студентлары «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша өлгерешне һәм ташламаларны онлайн рәвештә күзәтә алачак. Моннан тыш, сервис электрон студент билетлары, зачет кенәгәләре һәм белем алуны раслый торган башка документлар белән тулыланачак. Бу хакта Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы телеграм-каналында хәбәр ителә.
Документ проектыннан чыгып, «Дәүләт хезмәтләре» порталында студент сервисларының бер өлеше инде 2024 елда ук эшли башлаячак. Хезмәтләрдән бакалавриат студентлары, магистратура, һәм ординатурада укучылар, аспирантлар файдалана алачак.
Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында «студент ташламалары» дигәндә нәрсә күздә тотылуын аңлаттылар. Бу бүлеккә юл йөрү билетын рәсмиләштерү, музейлар, концертлар, мәдәни чаралар һ.б. вакыйгаларга бару керәчәк.
Әлеге яңалык кабул ителгәч, укучылар студент билетын телефон экранында күрсәтә ала. Ведомствода искәртүләренчә, электрон документ гадәти, кәгазь версияне гамәлдән чыгармый.