Прокуратура Минзәләдә берничә авыл башлыгы керем турында белешмәдә закон бозуын ачыклаган
Минзәлә районы прокуратурасы керемнәр, милек һәм милек характерындагы бурычлар турындагы мәгълүматларның дөреслеген һәм тулылыгын тикшергәндә авыл җирлекләре башлыкларының закон бозуын ачыклаган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
Закон бозулар Наратлы Кичү, Кадрәк, Коноваловка, Иске Матвеевка, Иркәнәш һәм Югары Тәкермән авыл җирлекләре башлыклары 2021 елда биргән белешмәләрдә табылган.
Минзәлә муниципаль район Советына закон бозуларны, шулай ук аңа китергән сәбәпләр һәм шартларны төзәтү турында документ кертелгән.
Нәтиҗәдә, ышанычны югалту сәбәпле бер җирлек башлыгының вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган, калган җитәкчеләргә кисәтү игълан ителгән, диелә хәбәрдә.