Россиядә 2028 елга кадәр коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен үзгәртү индексы расланды
Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен уртача түләү күләмен төбәкләр буенча үзгәртү индекслары расланды. Шулай ук 2024-2028 елларга бу зурлыктан рөхсәт ителгән чик тайпылышлары билгеләнде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Билгеләнгән күрсәткечләрнең үтәлешен монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) контрольдә тотачак һәм ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирәчәк, диелә Министрлар Кабинетында имзаланган карарда.
Индекслар төбәк хакимиятләренең тариф карарын контрольдә тоту инструментының берсе булып тора. Ул кулланучыларны торак-коммуналь хезмәтләргә нигезсез үзгәрешләрдән саклау өчен кирәк.