Казанның 169нчы мәктәбенең ашханәсе Россиядә иң яхшысы дип танылды
Казанның 169нчы мәктәбе «Иң яхшы мәктәп ашханәсе» конкурсында җиңде. Бүләкләү тантанасы ВДНХда «Россия» халыкара күргәзмә-форумында узды. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе хәбәр итә.
Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Бугаев җиңүчеләргә бүләк тапшырды.
Казан мәктәбе 25 мең мәгариф оешмасы арасында иң яхшысы дип табылды, шуларның 400дән артыгы Владикавказда узган бәйгенең финал этабына үтте.
Ул вакытта өч көн дәвамында 169нчы мәктәп вәкилләре пешекчеләр бәйгесендә ярыштылар, «Мәктәптә туклану 3.0» өстәлен тәкъдим иттеләр, «Ата-аналардан өч сорау» блиц-турнирында үз белемнәрен күрсәттеләр һәм «Имин азык-төлек блогы» квест-практикасын үттеләр.
Суперфиналда белгечләр укучыларның туклануын камилләштерү перспективаларына үз карашы белән уртаклашты.
Мәктәптә туклану Казанның азык-төлек һәм туклану департаменты тарафыннан оештырылган.
Искәртик, «Россия» халыкара күргәзмә-форумы 2024 елның 12 апреленә кадәр дәвам итәчәк. ВДНХ мәйданчыкларында илнең 89 төбәге, әйдәп баручы федераль ведомстволар, корпорацияләр һәм иҗтимагый оешмалар экспозицияләре эшли башлады.
Күргәзмәгә Россия Президенты Владимир Путин һәм Хөкүмәт әгъзалары берничә тапкыр килер дип көтелә.