Путин: 2023 елда Россиядә 7 миллион кеше торак шартларын яхшыртты
Ел башыннан Россиядә 7 миллион кеше торак шартларын яхшырта алды. Бу якынча 3,2 млн гаилә була. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җитәкчесе Ирек Фәйзуллин белән очрашуда әйтте.
Дәүләт башлыгы искәрткәнчә, 1,8 млн кв. метр авария хәлендәге торактан 104,4 мең кеше яңа торакка күчерелгән. 83,6 млн кв. метр төзелгән.
Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, ел ахырына Россиядә яңа квадрат метрлар тапшыру буенча рекорд куелачак. «Бездә 49,7 миллион квадрат метр шәхси торак төзелгән һәм 33,9 - күпфатирлы торак.
Күпфатирлы йортлар буенча 50гә, кайдадыр 104-105кә җитәчәкбез. Ел ахырына кадәр эшлибез», - диде министр.
Президент төзүчеләрне рекордлы нәтиҗәләр өчен котларга һәм рәхмәт әйтергә кушты.
Моннан тыш, очрашуда гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү барышы, бу юнәлештә яңа программаны эшләтеп җибәрергә һәм территорияләрне төзекләндерергә әзерләнү турында фикер алыштылар. Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектына ихтыяҗ зур.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы киңәшмәдә хәбәр ителгәнчә, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматлары буенча Татарстанда торак тапшыру буенча еллык план 96 процентка тәмамланган. 2,989 млн кв. метр торак тапшырылган.