Чаллының иң яхшы яшь эшмәкәрләре ачыкланды
Чаллыда «Автокаланың яшь эшмәкәре - 2023» бәйгесе финалы узды. Әлеге чара шәһәрдә 12нче тапкыр үткәрелде. 28 катнашучы арасыннан 9 кеше генә финалга чыкты. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
«Социаль эшмәкәрлек» номинациясендә «Чемодан» этносоциаль лагере» социаль проекты белән Дарья Белоусова җиңү яулады. Иң яхшы бизнес-идея Равил Насыйровныкы дип табылды. Ул бәрәңге эшкәртүнең тулы циклын тәкъдим итә торган проектны яклады.
«МультПро» киностудия җитәкчесе Дмитрий Метла «Ел ачышы» номинациясендә җиңде. «Уңышлы старт» номинациясендә «Эль-Старс» чирлидинг буенча спорт клубы җитәкчесе Лилия Веремейчик беренчелекне алды.
Төп приз һәм «Автокаланың яшь эшмәкәре - 2023» исеменә Анна Рябова лаек булды. Ул лак һәм буяулар җитештерү буенча уңышлы проектын тәкъдим итте.