Уразавылда «Нижгар татарлары конгрессы» советының утырышы булды
14 ноябрьдә Уразавылда «Нижгар татарлары конгрессы» советының утырышы булды. Бу турыда «Туган як» газетасы «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итте.
Көн тәртибенә шушы иҗтимагый оешманың 2022-2023 еллардагы эшчәнлегенә, финанс хәленә караган, тикшерү акты буенча отчёт ясау мәсьәләсе турында сораулар чыгарылган.
Шулай ук утырыш барышында җирле татар конгрессының 2024 елга эш планы каралды, оешманың конференциясен җыю мәсьәләсе һәм аның көн тәртибенә чыгарылачак сораулар да күтәрелде.
Киләсе сабантуйларның даталарын билгели башларга кирәк дигән тәкъдим дә ясалды. Утырыш «Нижгар татарлары конгрессы» рәисе Гаяр Хәсәнов рәислегендә узды, диелә хәәбәрдә.