Миңнеханов: Татарстан Кытай компанияләренең потенциалын өйрәнү өчен белгечләр җибәрәчәк
Татарстан делегациясе 25нче Кытай югары технологияләр күргәзмәсендә (China Hi-Tech Fair, CHTF) тәкъдим ителгән кайбер эшләнмәләрне өйрәнде һәм алга таба республика белгечләр җибәрәчәк, алар Кытай компанияләренең перспективаларын һәм потенциалын өйрәнергә тиеш. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
«Шэньчжэнь – дөньядагы иң зур шәһәрләрнең берсе, биредә телефоннар, көнкүреш техникасы, медицина җиһазлары җитештерелә. Яңа эшләнмәләр белән таныштык – бер-беребезгә ничек файда китерә алуыбызны өйрәнү өчен үзебезнең белгечләрне җибәрү турында килештек», - дип язган республика җитәкчесе телеграм-каналында.
Искәртеп узабыз, бүген Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Шэньчжэнь шәһәренә килде. ТР Рәисе 25нче Кытай югары технологияләр күргәзмәсе ачылышында катнашты. Әлеге күргәзмә – Көньяк-Көнчыгыш Азиядә шундый форматтагы иң зур чараларның берсе. Республика җитәкчесе шулай ук Шэньчжэнь вице-мэры белән дә очрашты.