Үтерүдә гаепләнүче Россия Герое Ирек Мәгасумов эше буенча 12 экспертиза билгеләнгән
Тикшерү комитеты бер кызны үтерүдә гаепләнүче подполковник, Россия Герое Ирек Мәгасумов эше буенча 12 экспертиза билгеләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Агентлык мәгълүматлары буенча, билгеләнгән экспертизалар арасында медицина-криминалистик, баллистик, шулай ук психологик-психик экспертизалар бар. Билгеләп үтелгәнчә, Тикшерү комитеты моңа кадәр дә өч экспертиза билгеләгән булган инде.
Белгечләр Мәгасумов һәм аның хезмәттәше киемендәге дары эзләрен тикшерәчәк. Моннан тыш, алар Мәгасумов һәм шаһитларның үз акылында булу-булмавын билгеләргә ниятли.
Хәзерге вакытта Россия Герое сак астында. Эшне тикшерү белән Тикшерү комитетының Баш хәрби идарәсе шөгыльләнә.
Искәртеп узабыз, тумышы белән Татарстанның Мамадыш районыннан булган Россия Герое Ирек Мәгасумов бер кызны үтерүдә гаепләнә. Әмма аның хатыны һәм адвокаты сүзләренчә, җинаять эшендә күп кенә каршылыклар бар. Подполковник гаебен танымый. Өстәвенә, Ирекнең хезмәттәше әлеге җинаятьтә үз гаебен таныды, дип яза «Татар-информ».