Израил хәрбиләре Газзәдәге "Әл-Шифа" хастаханәсе җирләренә керде
Газзәнең ХӘМӘС контролендәге сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Израил солдатлары хастаханә идән асларын тенти дип сөйләде. Израил хакимиятләре хастаханәнең бу өлешендә экстремистларның җир асты штабы урнашкан дип ышандыра. ХӘМӘС моны кире кага.