Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Ноябрь
2023

"Без барыбыз да колонияләштерү корбаннары". Уйгыр мөһаҗир-шагыйре Синҗан белән Себернең охшаш якларын барлады

0

Ноябрь башында Лондон университетында инглиз теленә тәрҗемә ителгән "Уйгыр поэмалары" китабы тәкъдим ителде. Китапның төзүчесе һәм тәрҗемәчесе - Азиз Иса Элкун. Ул танылган уйгыр шагыйре, хокук яклаучы һәм Лондон университетының фәнни хезмәткәре.

Азиз Кытайның Каракошуккол (Лоб-Нор) күлендәге атом-төш полигонына якын бер авылда туып үскән. Балачагында атналар буе кояш күрмәгән, яңгыр урынына ул яшәгән авылга сәер тузан яуган. 1999 елда "уйгырлар ассимиляциясе" сәясәтенә каршы чыгуы өчен Кытай иминлек хезмәте тарафыннан кулга алынган, әмма Кытайдан китеп, Британиядә сәяси сыену урыны ала алган. Шул ук вакытта шагыйрьнең кече ватаны һәм аның тарихы белән элемтәләре беркайчан да өзелмәгән.

"Мин дүрт атом полигоны арасында үстем"

1964 елның октябрендә Кытай 22 килотонна куәтле беренче атом бомбасын уңышлы сынап каравы турында игълан итә. Бу вакыйга Кытай Халык Республикасын дөньяның бишенче атом дәүләте итә.

Сынаулар Кытайның төньяк-көнбатышында, Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесендәге Каракошуккол агымсыз күле тирәсендәге полигонда уза.

Соңгы вакытта Синҗанда асаба халыкларны эзәрлекләүләр киң таралуы аркасында, дөнья медиалары төбәккә еш игътибар итә башлады. Кытай хакимиятләре ясаган "тәрбия лагерьләре"нең чәнечкеле тимерчыбыгы артында йөзләгән мең кеше кала бирә. Шулай да ХХ гасырда Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесенең даны дөньяга бишенче атом полигоны буларак та тарала.

Уйгырлар Каракошуккол күле дип йөртә торган Лоб-Нор күле турында Русиядә урыс сәяхәтчесе, Фәннәр академиясе әгъзасы, генерал-майор Николай Пржевальскийның Үзәк Азиягә оештырган икенче экспедициясеннән соң билгеле була. Ул бу күлне "ача" һәм аның турында "Гулҗадан Тянь-Шань артына һәм Каракошукколга" ("От Кульджи за Тянь-Шань и на Лобнор") дигән китап яза. Күлнең үзенчәлеге шунда - Арал диңгез кебек үк ул да кешенең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә кечерәя.

1964 елдан 1996 елга кадәр Пекин Каракошуккол полигонында 45 атом-төш сынавы уздыра. Кытай Атом-төш сынауларын тыю турындагы килешүне 1996 елда гына имзалый. Утыз ел эчендә, офыкта "атом гөмбәләрен" күрү - гадәти хәл булган бер буын уйгырлар үсә.

Сибирь.Реалии хәбәрчесе Азиз Иса Элкун белән Алматада очрашкан, шагыйрь анда халыкара конференциядә катнашырга килгән булган. Әңгәмәсендә ул дүрт атом полигоны арасында узган балачагы хакында, уйгырларның Совет берлегенә керергә соравын һәм Уйгырстанның ни өчен Совет берлегенең 16нчы республикасы була алмавы турында сөйләгән.

- Мин Кытайның "Мәдәни инкыйлабы" кызган чакта туганмын, ул чакта миллионлаган кеше ачлыктан үлгән, дип сөйли Азиз Иса Элкун. - Хәтерлим әле, миңа биш-алты яшь булганда безнең авылда берничә ай буе, һәр язда кояш күренми иде, тирә-як тузан белән капланган була иде. Моның сәбәпләрен соңыннан гына белдем: Шахъяр өязендәге мин яшәгән йорттан 350 километр гына ераклыкта, атом полигонында сынаулар үткән. Бездә аның кайгысы юк иде, ни кияргә, нәрсә ашарга дигән мәшәкатьләр. Кешеләр ачлыктан үлә. Бездә электр да, суүткәргеч тә, берни дә юк. Аның каравы мәктәптә рәис Маоның, Сталин һәм Ленинның рәсемнәре эленеп тора иде. Ипи генә ашап торган вакытлар булды, кайчак ипи дә булмый иде. Без мәктәпкә ач карын белән киләбез, ач килеш өйгә кайтып китәбез, гел ач. Яшьтәшләремнең күбесе тумыштан авыру иде: кемнеңдер колагы, бармагы юк, аяксыз яки кулсыз туучылар, муенына "артык әйбер" үсүчеләр дә булды. Ул яктан минем бәхет бар - сәламәт булып тудым һәм үстем. Әтием табиб иде, ул миңа кирәкле вакциналарны ясатуны кайгыртты.

- Сезнең бер эсседа "10 яшемә кадәр ике әйберне күрмәдем: беренчесе - ханьнарны (Кытайның төп халкы - ред.), икенчесе - авылыбызда электр булуын", дип язгансыз. Сез шушы яшькә кадәр үзегезне Кытай ватандашы итеп бөтенләй дә хис итмәдегезме?

- 1949 елда Совет берлеге ярдәме белән безне Кытай коммунистлары басып алган. Ул чакта бездә Совет берлеген бик хуплаганнар - урыс теле бик популяр булган. Урыслар безнең илгә килгән, кунакчыл булганбыз - аларны өйләребезгә керткәнбез, ашатканбыз. Башта коммунистлар берни үзгәртмәгән, әмма 1955 елда алар Синҗан-Уйгыр автоном районы ясый. Ул чакта җирле халыкның "Уйгырстан" дигән совет республикасы буларак Совет берлегенә керәсе килә. Безнең Кытайның бер өлеше буласыбыз килмәгән. 1964 елда Совет берлеге белән Кытай "ачуланыша", бездәге кайбер кешеләр Совет Казакъстанының Жаркент, Алмата шәһәрләренә качып китеп шунда җирләшә. (Совет берлеге Синҗанның фетнәчелеген пропаганда радиотапшырулары ярдәмендә хуплый, казакъларны Совет берлегенә качып, Кытайның чик буе постларына һөҗүм итәргә чакыра - ред.). Ә 1966 елда "мәдәни инкыйлаб" башланган. Мин дүрт ел узгач туганмын. Чынлап та балачагымда чын кытайларны да, электр лампаларын да күрмәдем, чөнки өйдә май лампалары яктык. Шуңа карамастан, дөнья читендәге аулак авылда ничек яшәвебез турында матур хатирәләрем сакланган. Бернинди радио да, телевизор да юк. Балачагымны авылда, бабаемның хикәяләрен тыңлап үткәрдем. Кичләрен учак янында утырып халык җырлары җырлый, авылдагы музыка кораллары астында бии идек. Бу чын тормыш иде. Һәм 10 яшемә кадәр, башлангыч мәктәптә укыган вакытымда чынлап та "ханьнарны" күрмәдем, бездә алар юк иде. Мөстәкыйль халык кебек, үзебезчә яшәдек, әйтерсең баскынлык бөтенләй булмаган да.

- Кытай телен өйрәнергә дә мәҗбүр итмәделәрме?

- Кытай теле белән безне урта мәктәптә таныштырдылар. Ләкин бу бик кызык иде: безне үзләре дә кытайча сөйләшми торган уйгыр укытучылары укытты. Әмма университетка укырга керү өчен кытай теле кирәк иде. Мин тырышып өч ел укыдым, имтиханнарны тапшырып Синҗан университетына "Урыс һәм кытай телләре" програмына кердем. Кытай студентлары уйгыр студентлары белән аралашмый иде. Без төрле ашханәләргә йөрдек, төрле тулай торакларда яшәдек. Алар безнең өчен чит кешеләр кебек иде. Балачагымда, мәктәптә һәм университетта укыган чорымда без бәйсез ил кебек яшәдек, ә Кытай хөкүмәтенең безгә йогынтысы зур түгел иде. Хәтта Синҗан университетында мин укыган програмда 33 студент бар иде, аларның бишесе - казакъ, берсе үзбәкме, кыргызмы. Алар барысы да университетта уйгыр телен өйрәнде, уйгырча сөйләште, чөнки без бергә идек һәм бу тел Синҗан-Уйгыр автоном районының рәсми теле дә иде. Әмма 2000 еллардан башлап Пекин кытайчадан кала бөтен телләрне бетереп, безне ассимиляцияләргә тырышты. Башта йомшаграк итеп, ә аннары соң - килеп чыкмагач, йөзәр мең кеше тотыла алырдай концентрация лагерьләре төзи башладылар.

2012 елда уйгырлар тыгыз урнашып яши торган Синҗанда (алар сөнни мөселманнар) халык алдында ислам дине чаралары үткәрүне тыйдылар. 2019 елда мөселман символларын, шул исәптән "Хәләл" язуларын, ярымай рәсемен һәм гарәп телендә язуларны күрсәтү дә тыелды. Нәтиҗәдә уйгырларның ислам динен тотуын күрсәтеп торучы теләсә нинди очрак, хәтта дини китап укулары да экстремизмга тиңләштерелде.

2022 елда Американың Коммунизм корбаннарын искә алу фонды "тәрбия лагерьләре" турында яшерен материаллар чыгарды. Бу документлар Кытай полициясенең компьютер серверларын ватып алынган. "Синҗан полициясе файллары" дигән хисапта лагерьларда тотылучы уйгырларны "тәрбияләү" тәҗрибәсе турында язылган.

 

- Күз алдына китерегез әле: Көнчыгыш Төркистанда 83тән артык өяз бар, аларның һәркайсында 300 меңнән артык кеше яши. Статистикага ярашлы, 1949 елда уйгырларның саны 4,5 миллионнан артык булган. Чагыштыру өчен: ул чакта совет Үзбәкстанында 4 миллионлап кеше яшәгән. Хәзер Үзбәкстан халкының саны - 36 миллион кеше. Кытай хөкүмәте исә Синҗан-Уйгыр районында яшәүчеләр саны - 12 миллион кеше дип ышандыра һәм бу сан инде күптәннән үзгәрми. Без Кытай хөкүмәте биргән мәгълүматка ышанмыйбыз - без концлагерьләрдә 3-5 млн тирәсе уйгырның һәм ярты миллионлап кытай казакъларының тотылуын беләбез. Безнең бәяләмәгә күрә, чынлыкта төбәктә кимендә 25-30 млн уйгыр яши.

Шуңа күрә дә Синҗанда майтарылган хәлләр турында сөйләү мөһим - бу ислам белән бәйле сөйләшүләр генә түгел, бу кешеләр һәм кеше хокуклары турында. Без казакълар һәм үзбәкләр кебек үк бәйсез яшәргә телибез. Бу безгә Аллаһ биргән ватаныбыз һәм Кытайның аңа бернинди дә хокуклары юк. Кытай моны белә, ул уйгырларны бастырырга тели, аларның мәдәни, дини үзенчәлегеннән котылмакчы була. Алар ватаныбызның 1,8 млн дүрткел чакрым мәйданын үз җирләрендә саклап калыр өчен бездән Кытайны яраттырырга тырыша.

Бу бит миңа да кагылды: әтием гомер буе дәүләт хастаханәсендә табиб булып эшләде. Бервакыт ул нык кына чирләде. Аны тәрбияләп тору өчен янына бармакчы идем, гаиләдә мин бердәнбер бала. Тик Кытай миңа рөхсәт итмәде! Әтием үлгәндә янында булу өчен Британия ватандашы буларак мин Кытайның Лондондагы илчелегенә һуманитар виза сорап мөрәҗәгать иттем, миңа виза бирмәделәр.

2017 елның 3 ноябрендә әтием минем белән хушлаша да алмыйча үлеп китте. Мине бердәнбер тынычландырган әйбер шул иде - аның каберенә Google Earth аша "бара" алдым.

Тик әти үлеп ике ел үткәч хаританы ачтым да, безнең өйнең дә, гаилә зиратыбызның да калмавын күрдем. Аларны җир белән тигезләгәннәр. Берничә атна йоклый алмадым, ничек шулкадәр кешелексез булырга мөмкин, аңлый алмадым.

Кызганыч, бу зур куркынычның бер кечкенә өлеше генә. Безнең бәяләмәләргә күрә, Көнчыгыш Төркистанда мәчетләрнең, традицион зиратларның һәм биналарның 60 проценттан артыгы җимерелгән.

- Атом полигоны янында үткән балачагыгыз сәламәтлегегезгә тәэсир иттеме?

- 1999 елда мин өйдән киттем - бу озын хикәя, нечкәлекләренә тукталасым килми. Ике-өч елдан колакларымның начар ишетүен сизеп алдым. Ишетү белән бәйле проблем кинәт барлыкка килде, чөнки Лондонда климат Үзәк Азиядән аермалы буларак бик дымлы - анда гел яңгыр ява, гел юеш. Колагымны күрсәтергә табибка бардым. Ул моны ниндидер радиология нәтиҗәсе диде: балачагымда начар экология йогынты ясаган. Күпмедер вакыт дәваланырга, колак җиһазы тагарга туры килде. Бәхеткә соңрак яхшырды.

Безнең авыл бөтен яклап төрле илләрнең атом полигоннары белән чолгап алынган иде, шул сәбәпче булгандыр дип уйлыйм. Бәлки ана карынында булганда ук радиация тәэсире булгандыр. 60нчы елларда күпчелек балаларның гарип тууын әйткән идем. Бездән көнчыгышка таба 350 чакрымда Кытайның атом сынау үзәге урнашкан иде, ә төньяк-көнбатышта - Совет берлегенең Семипалатинскидагы полигоны. Әле Пакыстан да бар бит - ул да атом дәүләте, алар бомбаларын безнең авылдан көньякта шартлата иде. Соңыннан Һиндстан харитасын карадым - аларның полигоны еракта - ике мең чакрымда урнашкан булган. Әмма анда да атом җайланмалары сынаганнар (Һиндстан атом программы "Елмаючы Будда" дип аталган - ред). 1960-1996 еллар аралыгында барлыгы дүрт атом дәүләте бу төбәктә йөздән артык атом сынаулары үткәргән. Сез һавада, суда һәм җирдә күпме радиация булуын күз алдына китерәсезме?

1999 ел ахырында Британиядә бәйсез ITV телеканалы эшли башлады, ул Көнчыгыш Төркистанга (төбәкнең уйгыр атамасы - ред) репортерларын һәм журналистларын җибәрә, алар күпме уйгырның атом радиациясенең корбаны булуын ачыклап тикшерү уздырырга тиеш була. Програм "Ефәк юлда үлем" дип атала. Фильм авторлары 1966 елдан 1996 елга кадәр радиациядән 300 меңнән артык кешенең үлүен ачыклый. Мине бу белешмәләр тетрәндерде, атом кораллары узышында күпме кеше корбан булган.

- "Синҗан" дигән сүз "яңа территория" дигәнне аңлата. Русиянең империячел амбицияләре белән бәйле "Новороссия" дигән башка бер атама искә төшә. Ничек уйлыйсыз, Русиядә һәм Кытайда төрки һәм башка халыклар деколонизациягә өметләнә аламы?

- Искә төшерсәк, уйгырлар Совет берлеге гаебе белән Кытайга керде бит. Без Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстанның 1991 елдан соң бәйсез илләр булуына, үз яшь дәүләтләрен барлыкка китерүенә бик шат. Әмма уйгырлар әле 1944 елда ук шул ук казакълар, кыргызлар һәм Үзәк Азиянең башка халыклары белән Көнчыгыш Төркистан Респөбликасы дигән бәйсез дәүләт төзи, һәм Совет берлеге башта безне хәтта хуплый да (Уйгыр Республикасы 1994-1949 елларда Совет берлеге контролендәге, аңа буйсынучан дәүләт була - ред.).

Шулай да Икенче дөнья сугышыннан соң Сталин әгәр Көнчыгыш Төркистан бәйсез булса, бу үзбәкләр, казаклар һәм Үзәк Азиядәге башка республикалар өчен "начар үрнәк" булачак дигән фикергә килә. Нәтиҗәдә Совет берлеге үзенең сәясәтен үзгәртеп, кытай солдатларын Өремчегә (Синҗанның хәзерге башкаласы - ред.) озату өчен хәрби транспорт очкычлары җибәрә башлый.

Деколонизация мәсьәләсенә килгәндә, мәсәлән Британия нибары йөз ел элек Җирдәге иң зур империя булган. Әмма 1945 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасын төзегәннән соң, Британия үзенең колонияләрен җибәргән. Ә менә Русия (СССР?) болай эшләми. Кытай да. Русиянең бит Урал тауларыннан көнчыгыштарак, ә бәлки Иделдән көнчыгыштарак урнашкан җирләргә бернинди аерым хокуклары да юк. Кытайның Көнчыгыш Төркистанга хакы юк. Бу - "менталь колонизация", асаба халыкларны пропаганда ярдәмендә баскынлыкка кадәр нәрсәләр булганын онытырга мәҗбүр итәләр. Миңа калса 21нче гасырда колонияләргә ия булу килешми. Русия һәм Кытай колонияләштергән җирләрен азат итәргә тиеш. Себер белән Якутия бәйсез дәүләтләр булырга тиеш. Нишләп без әле дә империализмнан зыян күрәбез? Безнең дә язмышыбыз Якутия, Татарстан, Башкортстанныкы кебек - без колонизация корбаннары, ди Азиз Иса Элкун.

Белешмә: Синҗандагы уйгырлар хәле

Синҗан-Уйгыр автономияле районы – Кытайның көнбатышындагы төбәк. Мәйданы ягыннан иң зур территориаль-административ берәмлек.

Төбәктәге халык саны – 25 млн 852 мең кеше (2020), шул исәптән, уйгырлар (46.4%), кытайлар (39%), казакълар (7%), дунганнар (4.5%). Кайбер исәпләүләргә караганда, анда биш меңләп татар да яши.

Уйгырлар — Синҗанда яшәүче иң зур төрки халык (11,3 млн), аларның күбесе мөселман. Кытайдагы иң зур этник төркем булган ханьнар (кытайлар) Синҗанда сан ягыннан икенче урында (8,3 млн).

2014 елдан бирле Кытай хакимиятләре Синҗанда кытайлаштыру сәясәте алып бара. Бу сәясәт нәтиҗәсендә миллионнан артык мөселман (аларның күбесе уйгыр) "тәрбия лагерьларына" ябылды. Меңнәрчә мәчет җимерелде, йөзләгән мең бала ата-аналарыннан аерылып интернат-мәктәпләргә җибәрелде.

Меңнәрчә уйгыр галиме, сәнгать әһеле юкка чыкты, яки аларның илдән чыгу һәм ил эчендә хәрәкәт итү иреге чикләнде. Уйгыр теле икенче планга күчте, төбәктәне мәдәни һәм дини ландшафт системлы рәвештә үзгәртелә.

Кытай хакимиятләре Синҗанны видеокамералар белән тутырган. Төбәккә керүче кешеләрдән смартфоннарына хөкүмәтнең махсус күзәтү әсбабын куярга таләп итәләр. Җирле халык хакимиятләргә ДНК үрнәкләре тапшыра. Аларның йортлары янында QR-кодлар бар, моның ярдәмендә Кытай полициясе бер секунд эчендә гаилә турында төп мәгълүматны ала ала.

Көндәлек түбәнсетүләр, эзәрлекләүләр, мәҗбүри стерильләштерү, уйгыр балаларын дәүләт ятимнәр йортына урнаштыру һәм мәдәниятләрен, диннәрен, телләрен юк итү өчен күптөрле чаралар куллану аркасында күпчелек уйгырның тормышы бозылды.

Кытай рәсмиләре уйгырлар геноцидында гаепләүләрне кире кага, алар өчен төзелгән "тәрбия лагерьларын" укыту һәм заманга яраклаштыру үзәкләре дип атый.

Язманың оригиналы Сибирь.Реалии сайтында

Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!





Губернаторы России
Москва

Собянин: 10 тыс. человек получили медпомощь в обновленных приемных отделениях





Москва

Доктор Кутушов назвал болезни, которые поджидают отдыхающих у водоёмов


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Пожарной охране Москвы исполнилось 220 лет — Сергей Собянин



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

МакSим

МакSим навестила врачей, которые спасли ее от алкогольной зависимости




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

VK Fest 2024: Музыка и Развлечения на Открытых Площадках России

Представители KAMA TYRES приняли участие в 57-й легкоатлетической эстафете

Больше всего работников с креативными идеями работает в ритейле и спорте


Ига Свёнтек

Лишь две теннисистки моложе Свёнтек выигрывали 16 матчей подряд на «Ролан Гаррос»



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


РПЛ

РОСГВАРДЕЙЦЫ ОБЕСПЕЧИЛИ БЕЗОПАСНОСТЬ И ПРАВОПОРЯДОК ПРИ ПРОВЕДЕНИИ ФУТБОЛЬНОГО МАТЧА РПЛ «АХМАТ» - «СОЧИ»



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России