Миңнеханов Россия Студентлар отрядларының ике җитәкчесен медаль белән бүләкләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр оешмасы идарәсе рәисе Михаил Киселевны һәм оешманың күзәтчелек советы рәисе Алексей Рябцевичны «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләде.
«Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга керткән зур өлеше һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен», – диелә хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән карарда.
Исегезгә төшерәбез, 10 ноябрьдә Казанда Бөтенроссия слеты ачылды. Ул Россия студентлар отрядларының 64 нче хезмәт семестры тәмамлануга багышланган. Анда ил буенча 2,5 меңнән артык активист катнаша. Россия Президенты Владимир Путин катнашучыларга сәламләү телеграммасы җибәргән.