Казанның Совет районында бер йорт янган
Янгын турында хәбәр бүген көндезге сәгатьләрдә Самосырово торак массивыннан килгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Урынга килеп җиткәч, янгын сүндерүчеләр бер катлы шәхси йортның чардагы һәм аңа терәп салынган мунчаның януын ачыклый. Янгын мәйданы 110 квадрат метр тәшкил итә.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, йорт хуҗасы янгын сүндерүчеләр килгәнче үзе чыгып котылган, утта зыян күрмәгән.