Мәскәүдән Казанга кадәр М12 трассасы аша юл йөрү бәясе 6 мең сум тәшкил итәргә мөмкин
Мәскәүдән Казанга кадәр М12 тизйөрешле түләүле автомобиль юлыннан йөрү бәясе якынча 6 мең сум тәшкил итәргә мөмкин. Бу хакта «Автодор» дәүләт компаниясенең М12 трассасының җиденче этабы проекты җитәкчесе Дмитрий Костин хәбәр итә.
«Мәскәүдән Арзамаска кадәр юл 2,8 мең сум торганын беләм, ә бу [Казанга кадәр] —юлның уртасы. Казанга кадәр юл йөрү 5-6 мең сумга төшәр дип уйлыйм», — ди спикер.
Костин сүзләренчә, «Ирекле агым» түләү системасы Татарстанда трассаның җиденче этабы ачылганнан соң ук эшли башлаячак. Машиналар камера һәм датчиклар урнаштырылган юл билгеләре астында тизлекне киметмичә йөриячәк.
Юл йөрү өчен исәп-хисап үткән арага бәйле рәвештә автомат рәвештә формалаша. Сумма транспондердан языла, яки аны юл йөреп кайткач, мобиль кушымта, төрле сервисларда шәхси кабинет аша түләргә мөмкин булачак.
М12 тизйөрешле трассасы Мәскәү, Владимир һәм Түбән Новгород өлкәләрен, Татарстан һәм Чувашияне берләштерә. Мәскәүдән Казанга кадәр юл ике тапкыр кыскара һәм нибары 6,5 сәгать вакыт алачак.
«Көнчыгыш» (»Восток») М12 магистрален булдыру — «Транспорт инфраструктурасын модернизацияләү» милли проектының «Европа-Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридорының автомобиль юлларын төзү» федераль проектның бер өлеше. Милли проектлар Россиядә 2019 елдан башлап Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла.