Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Профессиональ психологлар махсус операция хәрбиләренә тәүлек буе телефон аша ярдәм итә

0

Татарстанда психологик ярдәм телефоны эшли. Аның номеры буенча белгечләр махсус операциядәге хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә тәүлек әйләнәсе ярдәм итәргә әзер. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатры, Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Татьяна Гурьянова сөйләде.

«Телефон линиясенең 279-55-80 номеры тәүлек әйләнәсе эшли. Ул Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының кризис хәлендә булган кешеләргә тәүлек әйләнәсе махсуслаштырылган ярдәм күрсәтә торган «Өмет линиясе» хезмәте, шул исәптән ул суицидларны профилактикалау юнәлешендә дә эшли», – дип билгеләп үтте табиб.

Психиатр сүзләренчә, бу линиядә эш стажы зур булган һәм моңарчы инде татарстанлыларга гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм иткән әзерлекле психологлар, психотерапевт һәм психиатрлар эшли.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда «Үзебезнекеләр турында кайгырту» программасы буенча пилот режимында шул ук исемдәге сайт һәм телеграммда чат-бот эшли башлады. Биредә махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә федераль, республика һәм муниципаль ярдәм чаралары җыелган һәм тәртипкә китерелгән. Хәзерге вакытта бер генә төбәктә дә һәм илдә дә бу платформаның аналоглары юк.

Ярдәм чараларының тулы исемлеге белән танышудан тыш, кулланучыларның ярдәм күрсәтмәүләре яки ташламалар түләмәүләре турында сорау бирү мөмкинлеге бар — ул адреслы җавап әзерләү өчен хакимият органнарына җибәрелә.

Искәртеп узабыз, июнь аенда Россия Президенты Владимир Путин хәрби корреспондентлар белән Кремльдә узган очрашуда махсус операциядә катнашучыларга, шул исәптән сәламәтлек саклау линиясе буенча да, ярдәм күрсәтелергә тиешлеген билгеләп үтте.

«Алгы сафларда кем булуы һәм нинди генә сыйфатта булуына карамастан, алар барысы да — Ватанны саклаучылар, һәм аларның үз тормышларын куркыныч астына куярга яки ил өчен үз гомерләрен бирергә әзер булуларына Ватан тулы җавап бирергә тиеш. Барысы да тигез хәлдә булырга тиеш, моның өчен законга тиешле үзгәрешләр кертергә кирәк. Хәзерге вакытта Саклану министрлыгы тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән төзелгән контрактлар социаль гарантияләрне тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Чөнки дәүләт белән контракт булмаса, Саклану министрлыгы белән контракт булмаса, дәүләт тарафыннан социаль гарантияләр өчен хокукый нигезләр дә булмый», – дип билгеләп үтте Президент.

  • Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.




Губернаторы России
Москва

Собянин сообщил о планах создания отечественной платформы электромобиля





Москва

В Армении прошел крупнейший на постсоветском пространстве «Бессмертный полк». Видео. Фоторяд


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин объявил о начале сборки «Москвича» по технологии полного цикла



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Пётр Чайковский

Фестиваль «Гений места» завершился на родине Чайковского




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Анонс выпуска городской газеты «Деловой Новочеркасск» №17 (185)

Пензенские регбистки выиграли первенство России

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро


Уимблдон

Медведев рассказал, как ударился головой перед матчем с Уиллисом на Уимблдоне в 2016 году



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Поехали! В Москве откроют единые пункты продажи билетов на водный транспорт



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России