Алексей Песошин: М12 трассасы Татарстанның визит карточкаларының берсе булачак
«Көнчыгыш» («Восток») М12 трассасы Татарстанның визит карточкаларының берсе булачак. Бу хакта республика автомагистраленең җиденче этабы ачылышында Премьер-министры Алексей Песошин белдерде.
«Бүген без Татарстанның беренче участогы буенча хәрәкәтне ачабыз. М12 трассасы төзелешенең бөтен проектын гамәлгә ашыруда трассаның җиденче этабы буенча хәрәкәтне башлап җибәрү мөһим звено булып тора», — диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.
Песошин билгеләп үткәнчә, инде хәзер үк Мәскәүдән Казанга кадәр юл вакыты шактый кыскарачак. Ул Татарстанның Мәскәү агломерациясе белән икътисади элемтәләрен үстерүгә ярдәм итәчәк, кече һәм урта бизнеска үсеш бирәчәк.
Премьер-министр ассызыклаганча, яңа трасса халык өчен юл вакытын кыскартачак, инвестицияләр җәлеп итүгә, яңа инфраструктура объектлары һәм эш урыннары булдыруга ярдәм итәчәк.