Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Газа секторында яшәүчеләргә 21 тонна ярдәм җибәрде
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Газа секторында яшәүчеләр өчен 21 тонна гуманитар ярдәм җибәрде. Йөк составына яктырткыч җайланмалары, генераторлар, медикаментлар һәм азык-төлек керә. Бу хакта ведомствода хәбәр иттеләр.
Россия ярдәме РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе Александр Куренков кушуы буенча Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы белән оештырылды.
Ведомствоның Ил-76 самолеты Мәскәү өлкәсендәге Жуковский аэропортыннан Мисырга очып киткән инде. Гуманитар йөкне Мисырның Кызыл ярымай җәмгыяте вәкилләренә тапшырачаклар.