Хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен арттыру турында закон проекты соңгы укылышны узды
2024 ел башыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ) 18,5 процентка арттыру турында закон проекты Дәүләт Думасында соңгы укылышны узды. Бу хакта Россия парламентының түбән палатасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Киләсе елда хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 19 242 сум тәшкил итәчәк», - диелә хәбәрдә.
РФ Президенты Владимир Путин хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен арттырырга кушты. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, әлеге карар нәтиҗәсендә 4,8 миллион кешенең хезмәт хакы артачак.
Закон проекты 25 октябрьдә беренче укылышны узган иде. Бу хезмәт өчен түләүнең минималь күләме яшәү минимумыннан һәм инфляция дәрәҗәсеннән узып киткән дәрәҗәгә күтәрелгән тарихтагы икенче очрак.