Журналист Искәндәр Сираҗида тентүне Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева белән бәйле уздырганнар
"Имештер Азатлык журналисты Алсу Кормаш ил серләренә керә торган мәгълүмат җыеп йөргән. Янәсе, ниндидер профессордан "мобилизация вакытында сезнең институттан ничә кешене алып киттеләр", дип сораган. Һәм бу зур җинаять икән. Менә шушы җинаятькә минем дә кагылышым бар ди, имеш", дип сөйли ул.