Россиядә 2024 елдан спорт өчен салым чигерүе алырга мөмкин булган сумма артачак
Киләсе елдан спорт оешмаларында шөгыльләнгән өчен салым чигерү исәпләнәчәк сумма 150 мең сумга кадәр арта. Вице-премьер Дмитрий Чернышенко «Россия» күргәзмә-форумында Министрлар Кабинетының координацион үзәге павильонында спортны үстерү буенча киңәшмә үткәрде, дип хәбәр ителә Хөкүмәтнең телеграм-каналында.
«Спорт инфраструктурасын үстерү Хөкүмәтнең өстенлекле бурычларыннан берсе булып кала. Алга таба да булган спорт инфраструктурасын модернизацияләү һәм яңаларын төзү өчен бөтен тырышлыкны куячакбыз», - диде Чернышенко очрашуда.
Соңгы елда 178 меңнән артык кеше спорт оешмаларында шөгыльләнгән өчен салым чигерүен рәсмиләштерү хокукыннан файдаланган. Дмитрий Чернышенко салым чигерүе турындагы мәгълүматны активрак таратырга чакырды.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин спортка салым чигерүен «киңәйтергә» кушкан иде.