Әстерханда биш катлы йортның бер өлеше җимерелеп төшкән
Әстерхан шәһәренең Вокзал яны мәйданчыгында күп катлы йортның бер өлеше җимерелеп төшкән. Губернатор Игорь Бабушкин Telegram-каналында шул хакта хәбәр итте.
Фото: t.me/s/babushkin30
«Йортта яшәүчеләрне вакытлыча урнаштыру буенча өч пункт оештырылган. Кешеләр кайнар ризык һәм су белән тәэмин ителә», - диде ул.
Хәзерге вакытта барлык оператив хезмәтләр дә урында, оператив штаб булдырылган.
Губернатор Игорь Бабушкин Telegram-каналында фаҗига булган урында төшерелгән видео урнаштырган.
Әстерханда биш катлы торак йортның ике подъезды җимерелеп төшкәннән соң шәһәрнең авария-коткару үзәге һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары җимерекләрне аралау эшенә кереште.