Хөкүмәт бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру өчен 5,5 млрд сум юнәлдерәчәк
Россия Хөкүмәте бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру өчен өстәмә рәвештә 5,5 миллиард сумнан артык акча юнәлдерәчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шулай дип белдерде. Искәртеп узабыз, элегрәк РФ Президенты Владимир Путин да бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын күтәрергә кушкан иде.
Мишустин сүзләренчә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы түләүгә бүленә торган өстәмә акчалар, Президентның май указлары нигезендә, алар алдындагы йөкләмәләрне тулысынча үтәргә мөмкинлек бирәчәк. Акчаны шулай ук бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле рәвештә айлык пособиеләр түләүгә дә юнәлдерәчәкләр.
Сәясәтче шулай ук соңгы 2 айда Хөкүмәтнең мәдәният, фән, медицина һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хакын арттыруга 31 миллиард сумга якын акча бүлеп бирүен искәртте.