Лениногорск архивы республика конкурсында җиңде
Казанда Татарстан архив хезмәтенең 105 еллыгын билгеләп үттеләр. Чарада Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитеты оештырган бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Алар арасында Лениногорск архивы да бар. Бу хакта «Зама нсулышы» хәбәр итә.
Район оешмасы Татарстан Республикасы архивлары тарафыннан муниципаль архивларга күрсәтелә торган ярдәмне алу конкурсында катнашып, «Татарстан тарихы буенча аудиовизуаль документлар белән Татарстан архивлары фондын тулыландыру» номинациясендә җиңү яулады.