Мәскәү метросында бер ир-ат мылтыктан ут ачкан
Мәскәү метросында утлы коралдан ату белән бәйле низаг булган, дип хәбәр итте башкала транспорт департаменты.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, бүген иртән «Рязань проспекты» станциясенең көнбатыш вестибюле каршында ике ир-ат арасында низаг килеп чыккан, аларның берсенең мылтыгы да булган. Кайсыдыр мизгелдә низагта катнашучыларның берсе түшәмгә атып җибәргән.
Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән, закон бозучы пассажир, полиция һәм метроның иминлек хезмәте тарафыннан тоткарланган.
«Мылтыктан аткан ир-ат тоткарланды. Якынча мәгълүматлар буенча, низаг шәхси дошманлык мөнәсәбәтләре җирлегендә килеп чыккан», - дип искәрттеләр департаментта.