Рамзан Кадыровның улы Адам тагын бер орден һәм медаль белән бүләкләнде
Чечня Республикасы җитәкчесе Рамзан Кадыровның улы – 15 яшьлек Адам Кадыров «Россиянең хезмәт батырлыгы» ордены һәм I дәрәҗә «Россия спецназ университетын үстерүгә керткән өлеше өчен» медаленә лаек булды. Республиканың милли сәясәт, тышкы элемтәләр, матбугат һәм мәгълүмат министры Әхмәд Дудаев Telegram-каналда шул хакта хәбәр итте.
Бүләкләү тантанасы Грозныйда, Россия спецназ университетында узды. Адам Кадыровка шулай ук «Россиянең хезмәт батырлыгы» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының идарә рәисе Алексей Левин исеменнән «үз динен һәм гореф-гадәтләрен саклаудагы батырлыгы өчен» видеомөрәҗәгать һәм сәламләү хаты тапшырылды, дип искәртте министр.
Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Адам Кадыровка «Дуслык» ордены тапшырган иде. Соңрак Карачай-Черкас Республикасы башлыгы Рәшид Темрезов аны - «Карачай-Черкас Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, ә Кабарда-Балкар Республикасы җитәкчесе Казбек Коков «Кабарда-Балкар Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде. Адам һәм аның ике абыйсы – Әхмәт һәм Эли шулай ук Чечня парламентының югары бүләге - «Даймехкан Сий» («Ватан намусы») орденына лаек булды.
Моннан тыш, Адам Кадыров Чечня җитәкчесенең (ягъни үз әтисенең) иминлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы итеп билгеләнде. Үз чиратында, Әхмәт Кадыров Чечня Республикасы физкультура, спорт һәм яшьләр сәясәте министрының беренче урынбасары булды.