2024 елга Бердәм дәүләт имтиханнары расписаниесе билгеле булды
2024 елда Бердәм дәүләт имтиханнары 23 майда география, әдәбият һәм химия фәннәреннән сынау белән башлана. Бу — норматив хокукый актлар проектлары порталында чыккан расписание проектында күренә. Бу хакта РИА новости хәбәр итә.
«Урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибенең 6, 8 һәм 14 пунктларында күрсәтелгән затлар өчен..., узган елгы чыгарылыш укучыларыннан тыш: 23 май (пәнҗешәмбе) — география, әдәбият, химия», – диелә документта.
28 май (сишәмбе) — рус теле,
31 май (җомга) — математикадан база дәрәҗәсендә БДИ, математикадан профиль дәрәҗәсендә БДИ;
4 июнь (сишәмбе) — җәмгыять белеме;
7 июнь (җомга) — информатика;
8 июнь ( шимбә) — информатика;
10 июнь (дүшәмбе) — тарих, физика;
13 июнь (пәнҗешәмбе) — биология, чит телләр (инглиз, испан, кытай, немец, француз теле) (язма өлеш);
17 июнь ( дүшәмбе) — чит телләр (инглиз, испан, кытай, немец, француз теле) (телдән өлеш);
18 июнь (сишәмбе) —чит телләр (инглиз, испан, кытай, немец, француз теле) (телдән өлеш).