Бохара өлкәсе Татар-башкорт милли-мәдәни үзәгендә татар ризыкларын әзерләргә өйрәттеләр
16 ноябрьдә Үзбәкстанның Бохара өлкәсе Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге Дуслык йортында Халыкара бәйрәм – Толерантлык көнен үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Толерантлык көне белән бергә, Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге татар милли ризыклары әзерләү буенча мастер-класс оештырды. Әлеге чарага өлкә Хакимияте вәкилләре һәм Бохара өлкәсе милли-мәдәни үзәкләре җитәкчеләре чакырылган иде.
Бәйрәм татар милли ризыкларыннан сыгылып торган табын янында дәвам итте, диелә хәбәрдә.