Зәй районы башлыгы хәрбиләргә даими ярдәм итүне оештырган өчен медаль белән бүләкләнде
Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримовка мотоукчылар полкы командирыннан «Сугышчан дуслыкны ныгыткан өчен» медален тапшыру турындагы боерык килеп иреште. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Бүген әлеге дәрәҗәле медальне район башлыгына хәрбиләргә гуманитар ярдәм оештыруда башлап йөрүчеләр Валентин Атласов һәм Марат Кыямов тапшырды.
Ул Разиф Кәримовка хәрбиләргә һәм фронт өчен даими ярдәм күрсәтүне оештыруга рәхмәт йөзеннән бирелә. Медаль хәрби частьтән яңа гына гуманитар йөк озатып кайткан Валентин Атласов аша җибәрелгән.