Татарстандагы бер кеше үлгән һәм дүрт кеше зыян күргән авариягә ЮХИДИ аңлатма бирде
Бүген республиканың Питрәч районында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтенә Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә аңлатма бирделәр.
Авария сәбәпләрен Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча ЮХИДИ башлыгы, полиция майоры Рәмис Галләмов аңлата. Видеоязма ведомство тарафыннан җибәрелгән.
Исегезгә төшерәбез, Тагаш-Обухово трассасында «Лада» һәм Chevrolet Niva бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада» автомобиле йөртүчесе урында ук үлә, Chevrolet Niva йөртүчесе һәм аның өч пассажиры төрле җәрәхәтләр ала.